«Казан "Агросәнәгать паркында 13-18 май көннәрендә" Kazan Halal Market " ярминкәсе узачак.

2025 елның 25 марты, сишәмбе
  «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2025 елның 13-18 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025»ХVI Халыкара икътисадый форумы узачак. Форум кысаларында «Казан» Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market»халыкара сәүдә ярминкәсе узачак. Россиянең иң зур Хәләл сәүдә мәйданчыгында Ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән тиешле сертификация белән азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак. Ярминкәдә открыткалар, уенчыклар, аскуймалар һәм брелоклар ясау буенча мастер-класслар уздыру, шулай ук халык артистлары, ансамбльләр һәм хореография мәктәбе чыгышлары планлаштырылган. "Kazan Halal Market" 2025 елның 13 маеннан 18 маена кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Казан шәһәре, Аграр ур., 2 йорт. 8: 00 дән 19:00 сәгатькә кадәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International