Өлкән буын гражданнарын илтеп җиткерү

2025 елның 26 марты, чәршәмбе
  «Озакка сузылган һәм актив тормыш» «Сәламәтлек һәркем өчен » милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Аксубай үзәк район хастаханәсендә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны профилактик тикшерү һәм диспансеризация узу өчен «Нежность» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге автотранспорты белән китерү эше дәвам итә. «Сәламәтлек һәркем өчен » проекты өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Билгеле булганча, сәламәтлек турында кайгырту озын гомернең нигезе булып тора. Монда даими профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация мөһим роль уйный. Диспансерлаштыру медицина тикшерүләреннән тыш башка өстәмә тикшерү методларын да үз эченә ала һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә диагностикалау һәм аларның үсеш куркынычы факторларын билгеләү өчен бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениесенә илтү эшчәнлеге ерак авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия. Өлкәннәрне илтү расланган график буенча оештырыла. Авыл җирлеге фельдшеры гражданнарны медицина оешмасына озата бара, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга транспорт чарасына утырганда һәм аннан төшкәндә ярдәм күрсәтә.     2025 елның өч ае йомгаклары буенча Аксубай үзәк район хастаханәсенә Диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узу өчен 220 өлкән буын авыл гражданы китерелгән инде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International