Иске Илдерәк авылы Мәдәният йортында балалар фольклор коллективларының " Разноцветные потешки " район фестивале узды.

2025 елның 26 марты, чәршәмбе
  25 март көнне Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Барлык мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Аксубай МР Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Алексей Тимирясов котлады. Концертта Иске Илдерәк, Иске Ибрай, Иске Үзи, Түбән Баланда , Кече Сөнчәле, Урмандеево, Иске Тимошкино авыл мәдәният йортларыннан иң яхшы фольклор коллективлары катнашты. Бәйрәм кунакларын һәм тамашачыларны шулай ук "Оляпка" балалар халык җыры ансамбле, "Аксубай егетләре" балалар Үрнәк баянчылар ансамбле, Дмитрий Полященко, Ильин Борис, "Ватан нәрсәдән башлана" район нәфис сүз конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр Алия Вәлиуллина, Сөләйманова Влада һәм Иванова Варвара үзләренең матур номерлары белән сөендерделәр. Тамашачылар концертны рәхәтләнеп карадылар һәм артистларның якты, эмоциональ, ихлас чыгышыннан энергия тупладылар. Һәр номердан соң залда көчле алкышлар яңгырады. Чара азагында Республика комиссиясе әгъзалары концерттан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, алар концертның бик югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үттеләр һәм мәдәният хезмәткәрләренә мәдәни традицияләрне саклап калулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International