Иске Мокшино мәктәбе укучылары Хәсән Туфан музей-йортында булдылар.

2025 елның 26 марты, чәршәмбе
  Туган тел (татар) укытучысы Шәрәфетдинова Г.Ф. җитәкчелегендә укучылар "Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты"дигән танышу экскурсиясе үткәрделәр. Экскурсовод музей директоры Тәгзимә Низамовна шагыйрь турында җентекләп сөйләде, музейның төрле кызыклы экспонатларын күрсәтте. Балалар кызыксынып тыңладылар. Экскурсия кысаларында укучылар Х Туфан шигырьләрен сөйләделәр. Питукина Зарина Х. Туфанның" Әни сөте"   , Вәлиев Зариф" Туган тел турында җырлары"шигырен яттан сөйләде. Экскурсияләрнең төп темасы-Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты. Ул килүчеләрне шагыйрьнең балачак, Казан чорлары, сөргенгә җибәрелүе һәм туган авылында булуы белән таныштыра.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International