Балалар өчен ышаныч телефоны.

2025 елның 26 марты, чәршәмбе
  2010 елдан Татарстан Республикасында бердәм гомумроссия номеры 8-800-2000-122 булган балалар ышаныч телефоны эшли. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасында бердәм гомумроссия номерлы балалар ышаныч телефоны эшчәнлеген тәэмин итү турында» 19.11.2019 № 1051 карары белән Балалар ышаныч телефоны эшчәнлеге вәкаләтләре Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына йөкләнгән. Балаларның ышаныч телефоны балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның ата-аналарына тормышларының аеруча авыр чорларында ярдәм итүнең мөһим коралы булып тора. Балалар ышаныч телефоны белгечләре ярдәме балалар һәм гаилә иминсезлеген, балалар һәм яшүсмерләрнең стресс һәм суицидаль кәефләрен кисәтүгә, балалар хокукларын яклауга, гаилә эчендә мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм абонент кичергән психоэмоциональ киеренкелекне, борчылуларны бетерүгә юнәлдерелгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International