«Мечта  " приютында тәрбияләнүчеләр «СВОих не бросаем»волонтерларына кушылды.

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

 

Ватанны саклаучылар елы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Мечта» социаль приютында тәрбияләнүчеләр каникул вакытында Аксубай районы «СВОих не бросаем»волонтерларына кушылдылар. Балалар якташларыбыз-МХО хәрбиләренә ярдәмгә үз өлешләрен керттеләр, волонтерлар белән бергә маскировка хәрби челтәре үрделәр. Тәрбияләнүчеләр челтәр үрү алымнарын, бизәкләрен һәм кагыйдәләрен үзләштерделәр, бергәләп энтузиазм белән эшләделәр. Бу ярдәм балаларда җаваплылык, гражданлык активлыгы һәм патриотизм кыйммәтләрен формалаштыруга бер адым булды. Балалар, керткән өлешләре сугышчыларны җиңүгә якынайтыр дип ышаналар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International