Вокаль коллективлар фестивале җиңүчеләрен бүләкләү.

2025 елның 28 марты, җомга
  Район мәдәният йортында "Бөек Россия турында горурлык белән"район вокаль коллективлар фестиваль-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:: "Традицияләрне саклаган өчен" номинациясендә җиңүче - Кече Сөнчәле авыл клубы "Таван кил" гаилә фольклор коллективы, җитәкчесе Уканеева Вера Викторовна; "Тамашачылар симпатиясе призы" номинациясендә җиңүче – Сергеевский авыл клубы "Пилен" вокаль коллективы, җитәкчесе Владимирова Алиса Сергеевна; 3 урын-Иске Ибрай авыл мәдәният йортының "Зиләйлек" вокаль коллективы, җитәкчесе Мостафина Әлфинур Минасхәт кызы; 3 урын - Сөнчәле авыл клубы "Ялкын" вокаль коллективы җитәкчесе Әхмәтсафина Зөһрә Илдар кызы; 2 урын - Иске Мокшино авыл клубының "Рябинушка" вокаль коллективы, җитәкчесе Вырдина Вероника Владимировна; 1 урын - Мюд авыл мәдәният йорты "Ивушка" вокаль коллективы, җитәкчесе Жукова Ольга Викторовна; Гран – при   Иске Илдерәк авыл мәдәният йорты "Родные просторы" халык вокаль коллективы, җитәкчесе Зайцева Татьяна Васильевна; Коллективларны һәм җитәкчеләрне җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International