Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.

2025 елның 28 марты, җомга
  Аксубай районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов мөрәҗәгать итте. Котлау сүзләреннән соң бүләкләү тантанасы булды. Намуслы хезмәтләре, мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы белән алдынгы мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде. Шулай ук мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәре, "Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы" конкурсында актив катнашканнары һәм мәдәният хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә иҗат өлкәсе белгечләренә район Башкарма комитеты җитәкчесе һәм мәдәният бүлеге начальнигының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шулай ук "Навигатор""Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Гүзәл Шәрипова, Аксубай РЭГС җитәкчесе Александр Мартынов һәм" Ватанга хезмәт итәм"ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин котладылар. Үзләренең якты чыгышлары белән хезмәттәшләрен Әлим Идиятуллин, Фәнис Низамов, Борис Ильин һәм  махсус кунаклар Казан филармониясенең - "Яшьлек"вокаль ансамбле сөендерде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International