2025 елда Татарстанда Ураза бәйрәменә өстәмә ял булмаячак.

2025 елның 28 марты, җомга
  Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Татарстан Республикасы Рәисенең «2025 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 13.02.2025 № 125 Указы нигезендә 30 март-Ураза бәйрәмен үткәрү  бәйрәм ял көне булып санала. Бәйрәм көне якшәмбегә туры килә. «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 19.02.1992 № 1448-XII Татарстан Республикасы Законының 1 статьясының 5 өлеше нигезендә ял көннәре һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми. ТР МТЗ һәм СЗ матбугат хезмәте
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International