Район хуҗалыкларын иртәнге йөреп чыгу дәвам итә.

2025 елның 28 марты, җомга
  Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов бүген Яңа Дума  авылында урнашкан Мингатин Рәмис крестьян-фермер хуҗалыгында һәм Шәфигуллин Илгизәр шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар. Бу хуҗалыкларның һәркайсында 130 баштан артык эре мөгезле терлек асрала, һәркөнне 700 литр сөт савыла. Шулай ук Шәрбән авылында урнашкан Марат Гатин хуҗалыгында да булдылар. Бу хуҗалыкта заманча җайланмалар һәм чебиләрне ашату һәм су эчертүнең автомат системасы бар, бу исә кош-корт үрчетүнең нәтиҗәле процессын тәэмин итә. Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә шәхси эшмәкәр Гатина Зөлфия Әскәр кызының инкубаторын карадылар. Монда йомыркаларны инкубацияләү өчен заманча технологияләр кулланыла, бу исә кошлар үрчетүдә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International