Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җитәкчелегендә район умартачылары белән киңәшмә узды.

2025 елның 31 марты, дүшәмбе
  Киңәшмәдә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарә ветеринария инспекторы Эвелина Лотфуллина һәм ветеринария берләшмәсе башлыгы Рәис Хөснуллин катнашты.  Эвелина Наил кызы киңәшмәдә катнашучыларны умартачылык өлкәсендә гамәлдәге ветеринария кагыйдәләре белән таныштырды, умартачылык хуҗасының бал кортлары күпләп үлгәндә мөрәҗәгать иткәндә оештырыла торган комиссия төзү һәм аның эше мәсьәләләренә җентекләп тукталды. Рәис Салих улы киңәшмәдә катнашучыларга 2025 елның 01 сентябренә кадәр бал кортларын маркировкалау процедурасын үткәрү кирәклеге, шулай ук балны сатканда лаборатор тикшеренүләр үткәрү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International