Кош үрчетү, үстерү һәм сату белән шөгыльләнүче затлар һәм индивидуаль эшкуарлар белән очрашу.

2025 елның 31 марты, дүшәмбе
  Ветеринария берләшмәсендә  кош-корт үрчетү, үстерү һәм сату белән шөгыльләнүче затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән очрашу үткәрелде. Киңәшмәдә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең ветеринария инспекторы Эвелина Лотфуллина һәм Дәүләт күзәтчелегенең Алексеевск бүлеге башлыгы Ильяс Камалов катнашты. Кошчыларга  эшләгәндә ветеринария кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында мәгълүмат җиткерелде, ул район территориясендә йогышлы авырулар , шул исәптән югары патогенлы кош гриппы килеп чыгуына һәм таралуына юл куймауга юнәлдерелгән.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International