Хәсән Туфан музей-йортында Нәүрүз бәйрәме.

2025 елның 1 апреле, сишәмбе
  Нәүрүз-кояш календаре буенча яңа ел башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, уянуын, яктылыкның караңгылыкны, җылылыкның салкынны, яхшылыкның явызлыкны җиңүен символлаштыра. Исеме фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә "яңа көн"дигәнне аңлата. Хәсән Туфан музей-йортында Иске Кармәт авылы халкы һәм кунаклары өчен Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Төрле конкурслар, викториналар үткәрелде. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды. Чара азагында барысы да ботка һәм чәй белән коймактан авыз иттеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International