Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Россия Федерациясе бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында модернизацияләү өчен Россия Почтасы бүлекчәләрен сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү башлануы турында хәбәр итә.
Югарыда күрсәтелгән тавыш бирүдә Россия Почтасы бүлекчәләре катнаша. Республика халкы яшәү урыны буенча даими теркәлүе рәсмиләштерелгән очракта Россия Федерациясе субъектында урнашкан бер почта бүлекчәсе өчен тавыш бирә ала.
Тавыш бирүдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/498278 тавыш бирү 2025 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2030 елга кадәр капиталь ремонт үткәреләчәк почта элемтәсе бүлекчәләре билгеләнәчәк