В.В. Путин телефон һәм интернет-мошенниклыкка каршы тору турындагы канунга кул куйды.

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе
  Анда нинди мөмкинлекләр һәм чаралар язылган: "Дәүләт хезмәтләре" аша сим-карталарны  җинаятьчеләр дистанцион рәсмиләштермәсен өчен  тыю кую Операторлар аша массакүләм шалтыратуларга  тыю урнаштыру. "Госуслуг" дан хәбәрләр, шул исәптән керү өчен раслау коды, телефон сөйләшүе вакытында килмәячәк. Шулай ук мәҗбүри маркировка кертелә, ул шалтыратуларны кабул иткәндә оешманың исемен күрсәтәчәк. Дәүләт органнарына, банкларга, элемтә операторларына клиентлар белән аралашу өчен чит ил мессенджерларын куллануны тыячаклар. Сим-карталарны өченче затларга тапшыру тыела, ләкин сим-картаны якын туганнарына тапшыру рөхсәт ителә. Микрозаймнар алганда биометрияне куллану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Банкларның антифрод-чараларны онлайн-түләүләргә генә түгел, банкоматларга да тарату бурычы барлыкка килде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International