Татарстанда урманнар яну куркынычы сезоны ачылды.

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе
  Тотрыклы җылы һава торышы һәм карлар эреп бетү сәбәпле Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 27.03.2025 ел № 81-осн боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 31 мартыннан янгын куркынычы сезоны билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә, урманнарга турыдан-туры тоташкан җир кишәрлекләрендә чыбык-чабык, коры үлән, кисү калдыклары һәм башка янучан материаллар яндыру; урманнарны җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләү; тәмәке тарту көпшәләреннән янучы шырпылар, тәмәке төпчекләре һәм кайнар көл, пыяла ташлау тыела. Профилактик максатларда төбәктә янгынга каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту оештырылган. Урманнарда һәм торак пунктлар тирәсендә минераллаштырылган полосалар төзелә, урман юллары чистартыла. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр хокук бозу махсус янгынга каршы режим шартларында кылынган икән, бу очракта административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 60 меңнән 90 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен-600 меңнән 1 млн.сумга кадәр тәшкил итәчәк. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы барысыннан да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне һәм урманда янгын чыгуның теләсә нинди билгеләре турында урман сагының туры линиясенең бушлай номеры буенча кичекмәстән хәбәр итүне сорый: 8(800)100-94-00; 8 (843) 221-37-95
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International