"Мечта" приютында тәрбияләнүчеләр "Күктә зәңгәр шар" акциясендә катнаштылар.

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе
  2 апрель - Бөтендөнья аутизм проблемалары турында мәгълүмат тарату көне. Аерым балаларга теләктәшлек йөзеннән Аксубай районы «Мечта» социаль приюты тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре бөтен дөньяга кушылдылар һәм чаралар үткәрделәр. Бу көнне приютта барлык тәрбияләнүчеләр өчен "Без бергә" темасына әңгәмә үткәрелде, мәктәп яшендәге балалар өчен «Махсус юл» видеоролигы күрсәтелде, кече яшьтәге балалар өчен игелек, дуслык һәм үзара аңлашу темасына мультфильм күрсәтелде. Шулай ук тәрбияләнүчеләр «Күктә зәңгәр шар » социаль акциясендә катнаштылар, аны «Зәңгәр белән яндыр»акциясе кысаларында үткәрделәр. Әлеге акция балаларга һәм өлкәннәргә чит балалар һәм чит кайгы булмавын аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International