МОШЕННИКЛАРДАН САКЛАНУ ӨЧЕН ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕ КЕШЕЛӘРГӘ  БЕЛҮ МӨҺИМ.

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
  Олы яшьтәге гражданнар ышанучан. Фатирларга төрле сылтаулар белән үтеп кергән намуссыз кешеләр шуңа өметләнә дә инде. Визитлардан соң күпләр үзләренең соңгы акчаларын сыйфатсыз товарлар яки хезмәтләр өчен бирә. Мондый ысуллар белән сатыла торган товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр ассортименты киң: косметик продукция, медицина приборлары, савыт – саба, исәпләү приборларын алыштыру һәм тикшерү һ. б.                 Еш кына сатучылар ялган таныклыклар кулланып һәм пенсионер ниндидер дәүләт адреслы ярдәм программасы тәэсире астына эләккән дип мөрәҗәгать итеп, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре ролен үз өстенә ала. Үзең, якыннарың мошенниклар корбаны булмас өчен, берничә кагыйдәне үтәргә киңәш ителә: 1. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызга һәм документларыгызга сак карагыз. Чит кешеләр кулына паспорт бирмәскә, банк картасы мәгълүматларын беркемгә дә атамаска кирәк: пин-код һәм СVV (картаның икенче ягында өч урынлы код). 2. Әгәр сез картаны блоклау яки акчаларны күчерү турында СМС-хәбәр алган булсагыз, күрсәтелгән номер буенча шалтыратмагыз! Барлык операцияләр турында белү өчен, банк карточкасында күрсәтелгән номер буенча шалтыратыгыз, банкка шәхсән барып, банкомат/онлайн-банк аша балансны тикшерегез. 3. Әгәр сезгә анкета яки сораштыру кәгазе тутырырга бирсәләр-аларның эчтәлеген игътибар белән өйрәнегез. 4. Фатир  маркетингы челтәре белән шөгыльләнүче кешеләрдән с генә вак көнкүреш техникасын сатып алыгыз – товарлар мәҗбүри таләпләргә туры килмәскә мөмкин, ә аларның бәясе, кагыйдә буларак, дистәләгән тапкырга арта. 5.Бушлай косметология хезмәтләре демонстрацияләренә  (массаж, «пилинг», чәч карау һ.б.), «искиткеч» сыйфатлы косметика презентацияләренә барганда сак булыгыз . Мондый товарлар һәм хезмәтләр сатучылар, акча җитмәү турында ишеткәч, гражданнарны зур суммаларга кредит килешүләре төзергә күндерәләр. Мондый килешүләр буенча документлар еш кына катлаулы һәм буталчык, вак шрифт белән басылган була. Сатучылар үз сүзендә нык торалар һәм килешүне имзаларга ашыктыралар. Документларны игътибар белән өйрәнегез, аларның эчтәлеген алдан  укымыйча һәм аңламыйча имзаламагыз. Товар яки хезмәт сатып алганчы:  сатып алу кирәклеге турындагы мәсьәләне уйларга; - күрсәтмәләр белән танышырга; - сатучыда булган барлык документларны игътибар белән өйрәнергә;  таратучыдан аның эшен күрсәтүне таләп итәргә;  компетентлы оешмалар хезмәткәрләре белән киңәшләшергә; - туганнар һәм якыннар белән киңәшергә. Исегездә тотыгыз, кулланучы шартнамә төзүдә ирекле, ә  мәҗбүр итү рөхсәт ителми.                    Уяу булыгыз! Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә яңалыкларны күзәтегез https://vk.com/gosalcogolrt "йә ВКда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт аблигында күбрәк мәгълүмат https://vk.com/gosalcogolrt". ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International