80 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтә  ялгыз яшәүче гражданнарны йөреп чыгу.

2025 елның 4 апреле, җомга
  Ел саен Аксубай муниципаль районында 80 яшьтән өлкәнрәк  ялгыз яшәүче гражданнарның  социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыкларын ачыклау максатында өйләренә йөреп чыгалар. «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, өлкән яшьтәге гражданнар янына баралар. Эш төркеме әгъзалары торак-көнкүреш шартларын, карауга мохтаҗлык дәрәҗәсен, туганнарының тәрбиясен бәяләргә мөмкинлек бирә торган обход актын рәсмиләштереп, гражданнарның яшәү шартларын тикшерәләр. Обходлар вакытында газ җиһазларының, мичләрнең һәм электр җиһазларының техник торышына аерым игътибар бирелә, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау буенча әңгәмә үткәрелә, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары белән белешмәлекләр тапшырыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International