В. Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән "Гаилә белеме" дәресе.

2025 елның 4 апреле, җомга
  Аксубай районы ЗАГС бүлеге район мәгариф бүлеге белән берлектә Аксубай районы мәктәпләрендә даими рәвештә «Гаилә белеме " дәресләре үткәрә. 3 апрель көнне Иске Мокшино урта гомуми белем бирү мәктәбенең сигезенче, унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары белән  дәрес булып узды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова тыңлаучыларны Россия Федерациясендә гражданлык хәле актларын теркәү органнарының тарихы һәм үсеше белән таныштырды, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләнең уңай образын булдыру буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте куйган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде. Укучылар узган елларның туй альбомнары белән кызыксынып таныштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International