Иртә таңнан аксубайлылар Казан шәһәрендә узган чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә үз продукцияләрен тәкъдим итте.

2025 елның 5 апреле, шимбә
 

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продуктлары, көндәлек азык-төлек товарлары, шулай ук җирле фермер хуҗалыклары һәм эшмәкәрләр продукциясе тәкъдим ителде.

Килүчеләр табигый продуктлар: яшелчә, җиләк-җимеш, ит һәм сөт продукциясе, бал, камыр ризыклары һәм башкаларны сатып ала алдылар.

Гадәттәгечә район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәдә катнашучыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International