Авылларда татар халкының "Карга боткасы" бәйрәме узды.

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе
  Бу бәйрәмне авыл мәдәният йортларында уздыру күркәм гадәткә әверелде.      «Карга боткасы» бәйрәме, йола буенча, иртә язның бер көнендә, каргалар очып килгән вакытта үткәрелә. Зур казанда ботка пешкән арада, кешеләр бу бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар. Уйнадылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап биреп  күңел ачтылар. Алып баручы белән бергә төрле биремнәр әзерләп, халык күңел ачу уеннары уздырды. Аннары бәйрәмгә җыелганнар  «Карга боткасы» белән сыйландылар, ботка әзерләү рецепты белән таныштылар. Барысы да аны татып карадылар, калган ботканы җиргә тараттылар - каргаларга сый.       Бәйрәм уңышлы ел , тынычлык һәм татулык, мәхәббәт һәм игелек теләү белән тәмамланды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International