«Кече шәһәрләр» яшь музыкантлар республика конкурсында җиңүчеләр.

2025 елның 8 апреле, сишәмбе
  4 апрельдә 300дән артык яшь музыкант: пианист, скрипкачы, балалайкада уйнаучылар, домрист, гитарачы, аккордеончы һәм баянчылар Алабуга шәһәренә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган "Кече шәһәрләр" XVIII Республика яшь музыкантлар конкурсына җыелдылар! Конкурста  атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендәге район мәдәният йортының яшь баянчылары  бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: ✅"Аксубай егетләре" балалар Үрнәк баянчылар ансамбле-1 дәрәҗә лауреат ✅"Аксубай егетләре" триосы (Глеб Мясников, Ксения Романова, Артур Искәндәров) - 1 дәрәҗә лауреатлар "Солистлар" номинациясендә:  Семен Крайнов-1 нче дәрәҗә лауреат Глеб Мясников-2 дәрәҗә лауреат Ксения Романова - 2 дәрәҗә лауреат Әфарин! Балаларны һәм аларның җитәкчесе Наилә Сәит кызын республика конкурсында чираттагы уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International