Нурлат бүлеге Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында  тормышны үзгәртергә чакыра.

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

 

Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Сәламәтлек-тормышның иң зур кыйммәте. Аның белән бернәрсә дә - байлык, җәмгыятьтәге дәрәҗә, танылу да чагыштырырлык түгел.

Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен бөтен кешелек дөньясына кагыла торган һәм безнең тормышка турыдан-туры йогынты ясый торган, кешеләрнең үз сәламәтлекләренә һәм озын гомерлелекләренә кызыксынуын арттыручы сорауларны күтәрә.

  2025 елгы Бөтендөнья сәламәтлек көне темасы - "Сәламәт тормыш башлану-имин киләчәкнең нигезе". Әлеге кампания кысаларында Татарстан Республикасы Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары буенча буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгече « Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе» һәм « Яңа Тимошкино төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе укучылары белән очрашу оештырды. Әңгәмә барышында сәламәтлекне саклауның төп аспектлары: дөрес һәм баланслы туклану нигезләре, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү, шулай ук көн режимын үтәү зарурлыгы турында сүз барды. Белгеч азык өстәмәләре темасына аерым игътибар бирде. Укучыларга продуктлар төргәкләрендәге кодларны ничек укырга икәнен җентекләп аңлатты һәм мондый өстәмәләрнең кеше организмына потенциаль йогынтысы турында сөйләде.

Укучылар дискуссиядә актив катнаштылар: файдалы рацион төзү турында сораулар бирделәр, үзләренең спорт казанышлары белән уртаклаштылар һәм көндәлек тормыш мисаллары турында фикер алыштылар.

Очрашу азагында укучылар сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр белән белешмәләр алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International