Медицина хезмәткәрләре саф һавада зарядка үткәрделәр.

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе
  Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чаралар кысаларында «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССОның медицина хезмәткәрләре саф һавада хастаханә территориясендә сәламәтләндерү зарядкасында катнаштылар. ЛФК инструкторы Татьяна Терегулова күнегүләрне ничек дөрес башкарырга икәнен күрсәтте, ә калганнар аның артыннан кабатлады. Сәламәтләндерү чарасында катнашкан барлык табиблар да күтәренке кәеф  алды. Ә зарядкадан соң үзләренең эш урыннарына  – авылдашларына ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә киттеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International