Балалар «Волонтерлар «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» күргәзмәсе белән таныштылар, шулай ук геройларның фотопортретларын, орден-медальләрне, кием-салым һәм савыт-сабаларны карадылар. Балалар кызыксынып һәм сокланып залларда йөрделәр. Районыбыз тарихы, Бөек Ватан сугышы, якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән батырлар турында күп яңалыклар белделәр. Безнең әби-бабаларыбыз файдаланган көнкүреш әйберләре белән таныштылар; аларның ничек яшәгәннәрен, эшләгәннәрен һәм балалар үстергәннәрен белделәр. Экспонатларны, милли киемнәрне һәм хезмәт коралларын зур игътибар белән карадылар. Үз хезмәтләре белән районыбызны данлаган кешеләр турында белделәр. Мондый экскурсияләр балаларга дөньяга яңача карарга ярдәм итә, Туган якка мәхәббәт, ата-бабаларына хөрмәт һәм якташлары өчен горурлык тәрбияли.