Булачак опекуннарга һәм тәрбиягә бала  алган әти-әниләргә!

2025 елның 11 апреле, җомга
  Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хәбәр иткәнчә, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә кабул итәргә карар кылган гражданнарга тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбен узарга кирәк. Укулар «Чистай балалар йорты» ДБУ базасында түбәндәге адрес буенча уза: ТР, Чистай шәһәре, Нариманов ур., 58 йорт. Башта юлламаны Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегеннән алырга кирәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International