1 июльдән Татарстанда теркәлмәгән этләр һәм йорт хайваннарын тоту шартларын бозган өчен штрафлар каралган закон үз көченә керәчәк. Документка республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

2025 елның 11 апреле, җомга
  Терлекләрне гомуми файдалану урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә тоткан өчен, шулай ук этне теркәмәгән өчен 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Документта ачыкланганча, ел дәвамында этләрне теркәүгә кагылышлы кабат хокук бозу өчен штраф 5 мең сумга кадәр артачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International