«Хәтирәләрне еллар узу  бетерми».

2025 елның 16 июне, дүшәмбе
  «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган«Хәтирәләрне еллар узу  бетерми»дигән тарих сәгате уздырылды. Чара тәрбияләнүчеләрдә халкыбызның батырлыгы өчен патриотик хисләр, хөрмәт һәм горурлык, үз илебез тарихына сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр сугыш башлану, яшүсмер балалар һәм аларның батырлыгы турында бик теләп тыңлады. Совет кешеләренең фашистларны туктату өчен барысын да эшләве күрсәтелгән слайдлар күрсәтелде. Иң авыр көннәрдә дә алар: "Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнең кулда булачак!"-девизы белән яшәгән.Балалар сугыш еллары фильмнарыннан өзекләр сөйләде, стендта Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен карады, сорауларга актив җавап бирде. Тәрбияләнүчеләр сугыш беткәннән бирле күп еллар узып  ветераннар инде бөтенләй диярлек калмаган дигән нәтиҗәгә килсә дә,  әби-бабаларыбыз батырлыгын һәм сугыш корбаннарын онытмаячак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International