Агымдагы эш моментлары турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр. Хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә аерым игътибар бирелде. «Куркынычсызлык мәктәбе" технологиясе кысаларында бүлек мөдире ПГА Пименова гипертония симптомнары һәм гипертония кризисы вакытында беренче ярдәм күрсәтү алгоритмы турында җентекләп сөйләде.
Мондый җыелышлар күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга гына булышып калмыйча, социаль хезмәткәрләрнең һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрергә,команда рухын ныгытырга һәм үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салырга, килеп туган мәсьәләләрне һәм проблемаларны оператив хәл итәргә дә ярдәм итә. Даими очрашулар һәм укытулар нәтиҗәсендә безнең социаль хезмәткәрләр аларның ярдәменә һәм игътибарына мохтаҗлар турында тагын да яхшырак кайгырта алачак!