Бүген «Өчпочмак» кухнябызда аеруча уңайлы, җылды атмосфера хөкем сөрде. Социаль хезмәтләр алучылар янына гаҗәеп кунак — чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Роза Чентаева килде. Роза Николаевна-тарих белгече генә түгел, ә туган халкының мәдәниятен саклап калу өчен җан атучы кеше. Ул балаларга чуашларның традицион Яңа ел ризыгы — Йава әзерләү серләре белән уртаклашты. Бу махсус формадагы кечкенә бавырсаклар гадәттәгечә Иске Яңа елга пешерелә, хәзер безнең егетләр-кызлар бу тәмле ризыкны үз куллары белән пешерү серләрен беләләр!
Ләкин мастер-класс пешеренү белән генә чикләнмәде. Роза Николаевна катнашучыларны чуаш халкының матур гореф-гадәтләре белән таныштырды. Кунагыбызның милли киеме кызларда аеруча соклану уятты. Алар зур кызыксыну белән Һәр бизәкнең һәм орнаментның әһәмияте турында сораштылар, җавап итеп символика һәм традицияләр турында мавыктыргыч тарихлар ишеттеләр. «Өчпочмак» кухнясында бүген дуслык һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Балалар яңа рецептны үзләштереп кенә калмады, ә төбәкнең тере тарихына да кагылдылар. Чын күңелдән Роза Чентаевага күңеллелеге, профессиональлеге һәм укучыларыбыз өчен чуваш мәдәниятенең якты дөньясын ачканы өчен рәхмәт белдерәбез!