2026 ел 30 гыйнвар 18 сәгатьтән 29 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр.
2026 елның 30 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы
территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
-көчле , юеш кар;
- тизлеге 15-20 м/с кадәр көчле җил (Казанда 15 м/с ка кадәр);
- күрү мөмкинлеге 500-1000 м га кадәр һәм аннан да начарая барган буран;
- юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча
Баш идарәсе тәкъдим итә:
Бозлавык вакытында
Шумый торган аяк киеме киегез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына,
өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басып йцрегез. Өлкән
яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга
киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен
утырырга тырышыгыз.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч
тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт ткуталудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк
булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр
тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль
йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә. Автомобильнең техник торышына,
бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк.
Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлектәге
жилет кулланырга.