Консилиумга барлык профилактика субъектлары вәкилләре, балигъ булмаган балаларның
ата-аналары чакырылган иде.Утырышта «Татарстан Республикасында социаль куркыныч
хәлдә булган гаиләләрне исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасына, СОПта
булган 2 гаиләгә индивидуаль тернәкләндерү программаларын гамәлгә ашыруга
юнәлдерелгән 2 сигнал картасын карадылар. Карала торган гаиләләрнең ата-аналары
консилиумда булу уңай момент булып тора, бу гаилә хәлен бәяләү һәм гаиләгә ярдәм
күрсәтү өчен өстәмә мөмкинлек тудыра. Ата-аналарга бурычлары турында искә
төшерелде, гаиләләрне авыр тормыш хәленнән чыгару өчен киләчәктә уртак эш итү
планы билгеләнде. Утырыш йомгаклары буенча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның
хокукларын яклау комиссиясе алдында бер гаиләне ведомствоара исәпкә, бер гаиләне
ведомство исәбенә кую һәм ике гаиләне йомгаклау этабына күчерү турында үтенеч белән
мөрәҗәгать итү турында Карар кабул ителде.