2026 елның 4-8 февралендә Казанның Спорт сарае фойесында ай саен үткәрелүче халык куллану товарлары күргәзмә-ярминкәсе - Татарстан Сәүдә фестивале «Изобилие» узачак.

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, шулай ук халык өчен сыйфатлы товарлардан

файдалану мөмкинлеген арттыру максатында 2026 елның 4-8 февралендә Казанда Спорт

сарае фойесында ай саен үткәрелә торган халык куллану товарлары күргәзмә-ярминкәсе

—Татарстан Сәүдә фестивале «Изобилие»узачак.

Фестиваль кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен нәтиҗәле мәйданчык булачак.

Катнашучылар

- үз стендларын урнаштыра ;

-киң аудиториягә продукция тәкъдим итә;

-эшлекле багланышларны җайга сала һәм базар эшчәнлеген киңәйтә алачак.

Фестивальдә товарларның киң ассортименты, шул исәптән җирле җитештерүнең азык-

төлек продуктлары, текстиль эшләнмәләр, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм башкалар

тәкъдим ителәчәк.

Катнашучылар өчен тулырак мәгълүмат Фестиваль сайтында бар: https://izobilie-kazan.ru/.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International