2026 елның 31 гыйнварына Көнбатыш Кама аръягы буенча (Аксубай муниципаль
районы)30 гыйнварда 18 сәгатьтән 31 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы. Кар, урыны белән көчле юеш кар.
Кайбер районнарда буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка таба 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге
14 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-10, көнбатышта -13 кадәр.
Көндез максималь температура -4..-8˚.
Юлларда кар көртләре, урыны белән көчле бозлавык.
Узган 2 тәүлектәге метеорологик хәл
Узган тәүлектә начар метеорологик күренешләр: көчле , юеш кар, 15-18 м/с тизлектәге
көчле җил, буран,күз күреме 500-1000 м га кадәр һәм аннан да начарлануы, бозлавык,
юлларда кар көртләре фаразланды. Фараз акланды.
Узган тәүлектә республикада кайбер районнарда урыны белән юеш кар, болытлы һава
торышы күзәтелде. Бураннар, 15-17 м/с тизлектәге көчле җил, бозлавык күзәтелә.
Һаваның кичә көндез максималь температурасы һәм бүген төнлә минималь
температурасы -3 -9˚ иде.