27 гыйнварда Чирмешән лицеенда «иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы —
2026»Бөтенроссия һөнәри конкурсының зона этабы узды. Ел саен Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла торган бу вакыйга Туган тел
байлыгын саклаучы талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан
үткәрелә.
Аксубай районы белән берлектә зона этабында тагын 5 район катнашты: Чирмешән, Яңа
Чишмә, Спас, Әлки һәм Нурлат районнары, 6 укытучы үзләренең ачык дәресләрен һәм
мастер-классларын күрсәтте.
Аксубай муниципаль районы данын «Аксубай 3 нче урта мәктәбе»МБМУнең югары
квалификация категорияле укытучысы Билалова Зилә Марс кызы яклады. Иҗади һәм
тәҗрибәле педагог буларак, Зилә Марсовна барлык конкурс сынауларын да бик оста үтәде,
югары дәрәҗәдәге профессиональлеген һәм үз эшенә тугрылыгын күрсәтте, туган тел
дәресләренең якты,заманча һәм мавыктыргыч була алуын күрсәтте.
Зона этабы тантаналы чара белән тәмамланды, анда катнашучыларга истәлекле
таныклыклар тапшырылды. Без Чирмешән районына кунакчыллык һәм җылы кабул
итүләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Зилә Марсовнаны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм аңа конкурсның алдагы
этапларында яңа җиңүләр телибез!