"Дельфин" бассейны юлларында чын-чынлап эссе иде! Йөзү бүлегендә тәрбияләнүчеләр
«Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексы нормативларының үтәлешен тикшерделәр.
Балалар 25 һәм 50 метрлы дистанцияләрне үзләренең яшь категорияләренә туры китереп
үтте. Безнең спортчыларыбыз өчен су-туган стихия, шуңа күрә күпләрнең алтын билгегә
дәгъва кылучы нәтиҗәләр күрсәтүе гаҗәп түгел!
Балаларны һәм тренерларны сынауларны уңышлы узулары белән котлыйбыз! ГТО-ул
характерны бик яхшы тикшерү һәм яңа спорт югарылыгына мөһим адым.