Казан шәһәренең Совет районында, шул исәптән «Аккош»махсус саклана торган табигый
территориясе чикләрендә, 180 дән артык яшел үсенте законсыз киселгәнлеге ачыкланган.
Агачларны кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 8 млн. сумнан артык тәшкил итә.
Тикшерү материаллары гаепле затларны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл
итү өчен беренчел тикшерү органына җибәрелде.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 260 статьясының 3 өлеше буенча (аеруча зур
күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылды һәм тикшерелә.