Сталинград сугышы көненә багышланган истәлекле чаралар кысаларында «Мечта»
социаль приютында тәрбияләнүчеләр « Шәһәр ут эчендә »нәфис фильмын карады. Бу
картина балаларга үткәннәргә күз салырга һәм ул кырыс елларда балаларның ничек
яшәвен күрергә мөмкинлек бирде. Алар яшь геройларның язмышын тирән кайгыру белән
күзәтеп торды, аларның авыр сынауларын һәм сугыш чоры шартларында рухларының
ныклыгын аңладылар.