29-30 гыйнвар көннәрендә Аксубай районында «Мәктәп волейбол лигасы» республика
проекты кысаларында 2025-2026 уку елы сезонында гомуми белем бирү оешмалары
командалары арасында волейбол буенча турнирның муниципаль этабы узды. «Мәктәп
волейбол лигасы» күпьеллык проекты балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү
рәвешенә өйрәтә. Катнашуга лаеклы командаларны уен мәйданчыгына чыгарырга әзер
булган барлык мәгариф учреждениеләре чакырыла.
Бу сезон уеннарында районның гомуми белем бирү оешмаларыннан 5- егетләр һәм 6-
кызлар командасы катнашты. Уеннар «Юность»УСЗ МБУ базасында уздырылды.
Түбәндәге командалар җиңүче һәм призер булдылар.
Егетләр арасында:
1 урын - «3 нче Аксубай УББМ»МБМУ
2 урын - «Иске Ибрай УББМ»МБМУ
3 урын - «Емелькино УББМ»МБМУ
Кызлар арасында:
1 урын « "3 нче Аксубай УББМ " МБМУ
2 урын - «Иске Ибрай УББМ»МБМУ
3 урын - «Савгачево УББМ»МБМУ
Ярышлар йомгаклары буенча беренче урыннарны алган командалар ярышларның зона
этабында район исеменнән чыгыш ясаячак.
Аларга уңышлар телик!!!