Кышкы салкын көннәрдә көнкүреш авырлыкларын мөстәкыйль рәвештә җиңеп чыгу авыр
булган кешеләргә ярдәм аеруча мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә «Импульс» волонтерлык
отряды тәрбияләнүчеләре йорт яны территорияләрен кардан чистартырга ярдәм итү
миссиясен үз өсләренә алды.
Берничә көн эчендә волонтерлар аз хәрәкәтләнүче гражданнар һәм өлкән яшьтәге
кешеләрнең капка янын кар өемнәренән чистарту өчен көчләрен берләштерде. Алар
карны чистартып кына калмыйча, кешеләргә саклану һәм кайгырту хисе дә бүләк итте.
Авыл халкының күбесе балаларга җылы сүзләр белән рәхмәт белдерде, кайнар чәй һәм
тәм-томнар белән сыйлады.
Отрядта тәрбияләнүчеләр өчен бу акция кызгану һәм җаваплылык дәресе, көч һәм
энергияне җәмгыять файдасына куллану мөмкинлеге булды.
Яшь волонтерлар мондый эшне кыш буена даими башкарырга ниятли.
Волонтерлык хезмәте-ул бурыч түгел, ә йөрәк кушуы. Волонтерлар кулындагы көрәкнең
һәр селтәве җылылык белән кайгыртучан бергәлеккә таба бер адым.