2026 елның 2 февралендә урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт
йомгаклау аттестациясендә катнашу, шул исәптән БДИда катнашу өчен гаризалар кабул
итү төгәлләнде.
БДИ тапшыру өчен уку предметларын сайлау, югары уку йортына керү өчен кирәкле керү
сынаулары исемлеген исәпкә алып, чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан
билгеләнә.
2 февральдән соң имтиханнарда катнашу турында гаризада күрсәтелгән уку предметлары
исемлеген бары тик документлар белән расланган җитди сәбәпләр (авырулар яисә башка
хәлләр) булганда гына үзгәртергә (өстәргә) мөмкин.
БДИны уңышлы тапшыруның нигезе булып мәктәптә белем алуның барлык елларында
белем бирү программаларын үзләштерүдә тырышлык һәм системалылык тора. Шуның
белән бергә, Федераль педагогик үлчәмнәр институты (ФИПИ) сайтында имтиханнарга
өстәмә әзерләнергә ярдәм итәчәк материалларны бушлай өйрәнергә мөмкин. Бу-имтихан
биремнәрен эшләүчеләрнең видеоконсультацияләре, биремнәрне үтәү буенча киңәшләр,
КИМ БДИ демоверсияләре һәм башкалар. Игътибар итәбез, быелдан башлап барлык уку
предметлары буенча КИМ БДИ спецификацияләре 3 нче пункт белән тулыландырылган,
анда һәр бирем өчен тикшерелә торган темалар һәм алар өйрәнелгән сыйныфлар
күрсәтелгән.
Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында имтихан процедурасы һәм эчтәлеге
белән танышу буенча төрле чаралар оештырыла.
Шулай ук БДИны уңышлы тапшыруның мөһим шартларыннан берсе-чыгарылыш сыйныф
укучыларының һәм аларның ата-аналарының дөрес психологик кәефе. Һәм әгәр артык
дулкынлану һәм борчылу булса, психологлар хезмәтеннән файдаланырга киңәш итәбез, бу
ГИА катнашучысына имтиханда хис-кичерешләрне уңышлы җиңәргә һәм игътибарны
тупларга ярдәм итәчәк.