Рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар өчен Туган тел (татар) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары.

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

2026 елның 2 февраленнән 4 февраленә кадәр Казанда Татарстан Республикасы гомуми

белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныф укучылары арасында рус телендә белем алучы

мәктәпләрдә укучылар өчен Туган тел (татар) буенча республика олимпиадасының

йомгаклау этабы узды.

Иске Мокша урта мәктәбенең 5 класс укучысы Галиуллина Гөлгенә (остазы – Туган тел

(татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Мирҗанова Н.С.) һәм 6 класс укучысы Питукина

Зарина (остазы – Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Г.Ф.)

татар теленнән республика олимпиадасы призерлары булды. Бу зур казаныш укучыларның

югары әзерлек дәрәҗәсен һәм педагогларның туган телне саклау һәм үстерү буенча җитди,

системалы эшен күрсәтә.

Остазлар, профессиональлек һәм игътибарлы индивидуаль якын килү нәтиҗәсендә,

укучыларның потенциалын ача һәм аларны республика мәйданчыгында чыгыш ясарга

әзерли алды.

Остазларыбыз Мирҗанова Наҗия Сантбурхановнаны һәм Шәрәфетдинова Гүзәл

Фәсхетдин кызын, мәктәп җитәкчелеген,ата-аналар һәм, әлбәттә, укучыларның үзләрен

чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба җиңүләр һәм яңа казанышлар телибез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International