Районның террорчылыкка каршы комиссия утырышы уздырылды.

2026 елның 4 феврале, чәршәмбе

Бүген хокук саклау органнары, прокуратура вәкилләре катнашында террорчылыкка каршы

комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы узды. Утырышның төп темасы

террорчылык куркынычларын кисәтү, мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы

якланганлыгын арттыру, хезмәткәрләр, укучылар һәм ата-аналар арасында профилактика

эшен оештыру, шулай ук Интернет челтәрен мониторинглау мәсьәләсе булды.

Киңәшмәдә катнашучылар мәктәп һәм балалар бакчалары укучыларын һәм персоналын

максималь яклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы турында җентекләп

фикер алышты. Мәгариф учреждениеләренең куркынычсызлык системасын ныгытуга

юнәлдерелгән конкрет карарлар кабул ителде.

Утырыш йомгаклары буенча мәгариф оешмаларын саклау системасын яхшырту, педагогик

коллектив, укучылар һәм аларның гаиләләре белән аңлату әңгәмәләре үткәрү буенча

тәкъдимнәр эшләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International