Бүген Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Казан федераль
университеты (КФУ) һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник
университеты - КАИ сттудентларының күңелле десанты булды. «Мирас» волонтерлар
отряды интернатта яшәүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк итте!
Студентлар җыр- биюләр һәм күңелле мәзәкләр белән матур концерт программасы
әзерләде. Ә концерттан соң барысы бергә урамга чыгып ишегалдын кардан чистарттылар.
Мондый көн өлкәннәргә генә түгел, волонтерларның үзләренә дә шатлык китерә, чөнки
игелекле эш һәрвакыт йөрәкләрне берләштерә!