«Мирас» социаль отрядына керүче Казан федераль университеты студентлары, Аксубай
туган якны өйрәнү музеена мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Бу чара аларның район
халкына ярдәм итүгә һәм мәдәни мирасны популярлаштыруга юнәлдерелгән волонтерлык
акциясенең бер өлеше булды.