Традицияләрне хөрмәт итәбез: Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне.

2026 елның 6 феврале, җомга

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдәге социаль хезмәт күрсәтү

бүлегендә Республикабызның Дәүләт гербы көненә багышланган тематик акция узды.

Социаль хезмәткәрләр Татарстанның төп дәүләт символларының берсе барлыкка килү

тарихы һәм әһәмияте турында әңгәмәләр үткәрде.

Визитлар вакытында социаль хезмәткәрләр тәрбияләнүчеләр белән бергә канатлы барсның

халыкны саклаучы һәм яклаучы символы булуын искә төшерделәр.Төсләрнең мәгънәсе

турында фикер алыштылар: яшел-яңарыш, ак-уй-фикерләрнең сафлыгы,ә кызыл-

җитлеккәнлек һәм көч.Безнең төбәк тарихына бәйле вакыйгалар турында кызыклы

истәлекләр тыңланды.

Мондый чаралар социаль хезмәт алучыларга иҗтимагый тормыш үзәгендә калырга,

үзләренең әһәмиятен тоярга һәм бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек

бирә. Патриотик тәрбия һәм мәдәни кодны саклау теләсә кайсы яшьтә мөһим!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International