Әни- әтиләрне, әби- бабаларны, абый һәм апаларны алмаштыручы, кадерле кешеләребез!

2026 елның 15 мае, җомга
  Бүген, бу якты Халыкара гаилә көнендә, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты опека һәм попечительлек бүлеге сезне чын күңелдән котлый. Сез үз йөрәкләрегезне һәм йортларыгызны мәхәббәткә һәм кайгыртуга мохтаҗ балалар өчен ачтыгыз. Сезнең алмаш гаилә булу карарыгыз-чиксез игелек, сабырлык һәм фидакарьлек белән тулы батырлык. Сез балаларга баш өстендә түбә генә түгел, ә чын өй җылысы, саклану хисе һәм яхшылыкка ышаныч бүләк итәсез. Мәхәббәтегез, батырлыгыгыз, булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Халыкара гаилә көне белән!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International