16 майда Алексеевск бистәсендә халык мәдәниятенең иң күңелгә ятышлы фестивальләренең берсе булган «Алексеевские перезвоны» гөрләде!

2026 елның 18 мае, дүшәмбе
  Чара Россия халыкларының бердәмлеге елына, Татарстан Республикасының хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Алексеевск бистәсендә Христос Воскресение храмы нигезенә беренче таш салынуга 30 ел тулуга багышланды. Бөтен Россиядән һәм чит илләрдән кыңгырау чыңы осталары,  музыкантлар һәм биючеләр үзләренең сәнгате белән уртаклашырга җыелды. Аксубай районыннан фестивальгә «Оляпка»балалар халык җыры ансамбле делегациясе чакырылган иде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марина Царегородцева җитәкчелегендә балалар сәхнәгә чыктылар. Алар яңгыравыклы тавыш белән «На речке» рус халык җырын башкарып  тамашачыларга бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк иттеләр. Без оештыручыларга чакырулары һәм онытылмаслык кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерәбез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International