«Мечта " приютында тәрбияләнү челәрне кызыклы чарага чакырдылар.

2026 елның 19 мае, сишәмбе
  «ВСЕСВОИ» волонтерлык хәрәкәте Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында тәрбияләнүчеләрне Чаллы шәһәренә «Балалар йортлары һәм социаль приютлар слеты» масштаблы чарасына чакырды. Балалар өчен бик күп мастер-класслар һәм шөгыльләр әзерләнде: флористика, фотобудка, беләзекләр ясау, барбершоп һәм SPA-зона, татлы һәм гастрономик мастер-класслар (бургерлар, хот-доглар, шаурма, шоколад фонтаны), значоклар, бәйләү, әвәләү, сабын кайнату, лимонад станциясе, аквагрим, толымнар, батутлар, футбол, мотокросс, шулай ук актив уеннар һәм конкурслар. Бәйрәм программасы бик бай булды һәм балаларга бик күп якты һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International